АВГУСТНЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕНӘ ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ...
21 августа 2024
АВГУСТНЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕНӘ ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ...

21 нче августта җил көчле була икән, атна-ун көн җилле булыр.

22 нче августта чык никадәр күп төшсә, иртәгесе көн шуның кадәр эссерәк булыр.

23 нче августта елга-күлләр өстендәге су тын икән, кыш тыныч, бурансыз булыр. Көн уртасында дулкыннар күренсә, кыш суык килер.

24 нче августта кояш чыкканда яңгыр яуса, ул берничә көнгә сузылыр.

25 нче августта яңгыр яуса, "әбиләр чуагы" кыска булыр. Җылы һәм аяз булса – ак гөмбә уңар.

26 нчы августта төне буе ябалак кычкырса, һава торышы үзгәрә.

27 нче августта йомшак җил – аяз көзгә. Җил дуласа, сентябрь салкын һәм елак булыр.

28 нче августта көн матур булса, 13-21 нче сентябрь көннәре яңгырлы булыр.

29 нчы августта торналар китеп бетсә, Покрауга (14 нче октябрь) салкын булыр.

30 нчы август – чикләвек уңышы мул булса, киләсе елга арыш уңар.

31 нче август - аяз булса, сентябрьнең беренче атнасы яңгырлы булыр.