Подарок от автора книги
21 июня 2024
АВТОРДАН КИТАПХАНӘГӘ БҮЛӘК

 Китапханә өчен китаптан да зур бүләк була алмыйдыр, мөгаен.
Шушы көннәрдә китапханәбез тагын бер басмага баеды – районыбызның дәрәҗәле, олы хөрмәткә лаек шәхесе, актив китап укучыларыбызның берсе Газизова Фәймә Мөбәрәк кызы үзенең яңа гына басылып чыккан, районыбызның 100 еллыгына багышланган «Шинельсез солдатлар» исемле китабын бүләк итте.

Әлеге хезмәт белән танышкан һәр кеше туган як тарихы белән танышырга, аныӊ үткәнен, кешеләрен искә алырга, куйган хезмәтләрен бәһаләргә күпмедер дәрәҗәдә мөмкинлек ала.

Бүләк ителгән басма китапханәбез киштәсендә лаеклы урын алып, һичшиксез үз укучысын табыр һәм укучыларыбыз аны яратып кабул итер дигән теләктә калабыз. Авторга яңадан-яңа иҗади уңышлар, исәнлек саулык, бәрәкәтле, озын гомер телибез!

Җирле тарихны яшь буынга тапшыруда бәяләп бетергесез зур хезмәт куйган Фәймә апага барлык әдәбият сөюче укучыларыбыз һәм китапханәчеләр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

fFIhQlM1Grk.jpg