Китапханәдә Габдулла Тукайның туган көне
26 апреля 2024
26 апрельдә татар халкы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Аның шигырьләре безне еларга, көләргә, уйланырга мәҗбүр итәләр, хәтта алар күп гасырлар элек язылган булсалар да, бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмыйлар. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра.

Менә инде күп еллар халкыбызда матур традиция яши - татарлар яшәгән төбәкләрдә, шул исәптән Барда округында да, шагыйрьнең туган көнендә шигърият бәйрәмнәре, балалар арасында Г.Тукайның шигырьләрен уку конкурслары, китапханәдә алар өчен әдәби-тәрбия дәресләре үткәрелә.

Китапханәгә йөрүче балалар арасында 2-нче төбәкара “Тукайный укыбыз” конкурсында актив катнашып, урыннар алучылар булды, бөек шагыйрьнең шигырьләрен алар бик теләп сөйләделәр. Шулай ук китапханәбездә балалар көче белән ясалган Тукай рәсемнәренә күргәзмә дә оештырылды.

Шагыйрь иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк!